ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 79 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Күпфатирлы йортларда  – 2 янгын, бакча йортларында – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


29
апрель, 2018 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 33 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  – 6 янгын, каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Бүген 112 ашыгыч чакырулар хезмәтендә Казан (Идел Буе) федераль университетының ирекле студентлары белән беренче дәрес узды. Студентлар гадәттәгечә 112 хезмәтенең ярдәмчеләре булалар. Аларның бурычы — чит ил телләрендә сөйләшкән абонентларга лингвистик ярдәм күрсәтергә. 2018 елгы футбол чемпионатын уздыру чорында ирекле студентлар абонентлар белән инглиз, немец, француз һәм испан телләрендә сөйләшәчәк. Бу ФИФА ның рәсми телләре.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең мәгълүматлары буенча якындагы 1-3 сәгать эчендә 28 апрельдә кич белән сакланып, 29 апрель төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә 12 сәгатьтән артмыйча кимендә 50 мм каты яңгыр һәм 20-25 м/с көчле җил көтелә.

Яр Чаллы коткару эзләү-коткару отряды — Русия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отряды филиалының базасында Яңа поселогында уку-күнегү җыелышы һәм сертификация сынаулары тәмамланды.

30 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелә. Бу чорда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме ике тапкырга арта. Быел режимның төп үзенчәлеге – коры үлән һәм чүп-чарны, шул исәптән бакча җирләрендә дә, яндыруга тулы тыю. Шулай ук мангал булу-булмауга һәм урманнар янында урнашкан торак пунктларыннан һәм дача җирләреннән ераклыкка карамастан ачык учакта ашарга әзерләү дә тыелган.

Азнакай муниципаль районында 2009 – 2010 елларда туган кече яшьтәге егетләр арасында шайба белән хоккей турниры узды. Бу чараны район администрациясе Совет янгын сүндерү хезмәтенең 100 еллыгына һәм янгын сүндерү хезмәтенең барлыкка килүнең 369 еллыгына оештырган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр,  кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 2 янгын,  шәхси йортларда – 1 янгын,  бакча йортларында – 1 янгын, гаражда – 1 янгын.


27
апрель, 2018 ел
җомга

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, баш идарәсенең җитәкчелеге, янгын сүндерү һәм гражданнар оборонасы ветераннары, һәлак булган янгын сүндерүчеләрнең туганнары,  баш идарәсенең шәхси составы һәм кадет сыйныфларының укучылары катнашты.

Казан янгын сүндерүчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмен спорт ярышлары белән билгеләделәр. Русия янгын сүндерү хезмәтенең 369 еллыгы алдыннан, шулай да Совет янгын сүндерү хезмәтенең 100 еллыгы чикләрендә яхшы гадәттәгечә Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының янгын сүндерүчеләре Җиңү паркына ГТХМ хезмәткәрләренең спорт ярышларына шәһәрнең яшәүчеләрен һәм кунакларын чакырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International