Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 128 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 24 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 52 тапкыр, кыска ялганыштан – 7 янгын, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 22 тапкыр. Республикада 18 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 2 янгын, мунчада – 6 янгын, шәхси йортта – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын, башка объектларда – 3 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 7 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 7 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча - 2 тапкыр. Профилактика эшләренә – 9 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96