Инде ике минуттан соң ПСЧ-65 беренче янгын сүндерү бүлеге килүгә ике бүлмәле фатирда көчле төтенләнү барлыкка килгәне, әйберләр януы табылган. Шулай ук янгын сүндерүчеләр фатирда өч балигъ булмаган бала күргәннәр. Әнисе бу вакытта кибеттә булган иде. Янгынның чамалана торган сәбәбе — балалар шуклыгы.