Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  91 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 52 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 янгын, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын, шәхси йортта – 2 янгын, мунчада – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын. 3 кеше һәлак булды.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 6 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 4 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  8  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр,   башка сәбәпләр буенча - 5 тапкыр. Профилактика эшләренә – 9 тапкыр.

23.05.2018 ел 10.50 Минзәлә шәһәре,  Некрасов урамы, 22нче “а” йорты.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 15 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1954 елгы хатын – кыз һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

23.05.2018 ел14.19 Мамадыш шәһәре, Давыдов урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле шәхси торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 114 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1958 елгы ир-ат һәм 1937 елгы хатын – кыз мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

23.05.2018 ел 04.48 Тукай МР, Биклән авылы, күл.

МЧС коткаручылары судан, 1970 елгы ир-ат мәетен чыгарды һәм хокук саклау органнарына тапшырды. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International