Яшел Үзән районында белем бирү учреждениеләренең әзерлеген тикшерделәр

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

ГТХМ, полиция, роспотребнадзор хезмәткәрләре бу атнада Яшел Үзән районының барлык мәгариф учреждениеләрен планлы рәвештә әйләнеп чыктылар. Белем бирү учреждениеләрендә янгынга каршы чараларны башкаруга быел җирле бюджеттан 17 миллион сум бүлеп бирелгән. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында эвакуацияләнү юлларын, янгын автоматикасы системаларын, кабинетлар ремонтын, спорт залларын, ризык блокларын һәм түбәләрне тиешле рәвешкә китерү буенча зур эш башкарылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International