Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 0 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.

Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортларда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, машинада – 1 янгын, башка объектларда – 3 янгын.    

Янгынның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.    

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 5 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  8  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, юл-транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 5 тапкыр. Профилактик эшләренә – 10 тапкыр.

19.08.2018 ел 19.28 Тукай МР, Боровецк урамы, «Чегәннәр таборы» кафесы янында.

МЧС коткаручылары урман массивында, 1949 елгы ир-атны тапты. Әлеге ир аякларын сизмәү аркасында үзе урманнан чыга алмаган. Ир-атны Яр Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсенә озаттылар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International