Яшел Үзәндә суда иминлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Яшел Үзәнгә суда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә  гамәли ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы  ГТХМ эш төркеме килде.  Төркемне ТР ГТХМ  башлыгы урынбасары  Николай Суржко җитәкләде . Казан белгечләре  урыннарда  төрле хезмәтләр һәм ведомстволар  җитәкчеләренә очры торган  проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар . Уртак киңәшмәдә  янгын сүндерү-коткару гарнизоны , республиканың кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе,   гадәттән тыш хәлләр һәм ГО  Идарәсенең хезмәткәрләре, Яшел Үзән районының Башкарма комитеты җитәкчелеге,  эре су акваторияләре  урнашкан  авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.  

Елның  җәйге чорында Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә суда 3 кеше һәлак булган (узган  сезонда  бер генә кеше теркәлде ). Шунысын да әйтергә кирәк, өчесе дэ  исерек хәлдә һәлак булган .

Моннан тыш, еш кына   җиһазландырылмаган урыннарда коеналар. Нәкъ менә шуның өчен  ТР АХБК  3.10 маддәсе буенча    уртак рейдлар барышында  33 беркетмә төзелде. Бозучылар кисәтелә, штрафлар салына, алар  белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә.

Аерым суда коткару   җәмгыять  эшчәнлеге турында фикер алышынды . Нәкъ менә әлеге структура    су объектларында бәхетсезлек очракларын кисәтү  һәм  куркынычсызлык чараларын үтәү буенча      халык арасында профилактик һәм аңлату эшләрен алып барырга юнәлдерелгән.    Яшел Үзәндә бу бүлек  өч ел элек кабат төзелде.    Бу вакыт эчендә бик зур эш башкарылды, шул исәптән патрульлек    оештыру ,  халык белән профилактик әңгәмәләр уздыру. Суга батучыларны коткару     очраклары һәм булды.   Шул ук вакытта  финанс, укыту, техник җиһазлау белән бәйле     берничә   мәсьәлә кала .  Мәсьәләләрне хәл итүне  ТР ГТХМ  министр урынбасары Николай Суржко ТР ГТХМ  җитәкчелеге,  шулай ук  ГТХ комиссиясе  әгъзалары  фикер алышуына    чыгарырга вәгъдә итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International