Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр.
11 августта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Республика су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү турында Россия ГТХМ ТР буенча Баш идарәсе башлыгы – ГО һәм ГТХ министры Рафис Хәбибуллин сөйләде. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Тулаем алганда,суда вәзгыять шактый киеренке кала . Күрелә торган чаралар турында бер атналык мәгълүмат барлык муниципаль районнардан һәм шәһәр округларынннан килде.
Бер атнада су объектларында 7 кеше һәлак булды, узган атнада 3 һәлак булган. Узган елның шул ук атна арасында 6 кеше үлгән.
Шул җиде кешенең бишесе йөзәр өчен жайланмаган урыннарда, э өчесе исерек хәлдә йөзәп һәлак булган.
Ел башыннан республика сулыкларында 67 кеше, һәлак булган, узган елның шушы чорында – 54 кеше һәлак булган. Нигездә, кешеләрнең үлеме бөтенләй коткару постлар булмаган урыннарда барлыкка килә. Андый постлар барлыгы 58. 20 районда бу юнәлештә эш алып барылмый (бу Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч, Кама-Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Чирмешән, Ютазы).
Яхшы урнәк булган Теләче районын билгеләп үтик, анда узган атнада 2 коткару посты булдырылган
Сулыкларда тәртип бозучыларны административ беркетмә буенча җаваплылыкка тарту саны артканы билгеләп үтелә . Узган атнада аларның саны - 218 (алдагы атнада - 146, барлыгы 530).
Беркетмәләрнең яртысыннан артыгы (323) эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан төзелде.
Уткәрелгән анализдан күренеп тора- бер муниципаль районга , уртача , 15 төзелгән беркетмә туры килә.
Суда ял итү урыннарын күмәкләп торучы мобиль төркемнәрнең саны артты . Бер атна эчендә аларның саны 1030 тәшкил итә (узган атнада – 937), барлыгы сезонда 7567. Яхшы якка 7 муниципаль берәмлеге билгеләп үтелә - Әгерҗе – 113 (96), Буа – 45 (8), Биектау – 56 (43), Зәй – 28 (18), Лаеш - 77 (11), Норлат – 182 (60), Балык Бистәсе – 45 (27).
3 муниципаль берәмлектә мобиль патруль төркемнәренең эш темплары кимегән . Әлмәт – 62 (84), Югары Ослан – 20 (30), Теләче – 14 (120).
Икенче мәсьәлә - бу коену урыннарын булдыру. Уңай мисал сыйфатында сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча системалы эш алып бару Әлмәттә яхшы куелганынын эйтеп утәм. . Шәһәрдә бер пляж гамәлдә , һәм шәһәр бюджеты хисабына тагын ике пляж төзелә . Мобиль патруль төркемнәре эше оештырылды. Транспорт һәм элемтә белән тәэмин итү мәсьәләләре район хисабына оештырылган. Ачыкланган уңай тәҗрибәне без барлык муниципаль районнарына җибәрдек .
Уртак тырышлыгы кешеләр тормышын саклап калырга тиеш, дип билгеләп үтте Рафис Хәбибуллин.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр.
Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнарның күзәтчелек һәм профилактик эшләре буенча районара бүлегенең башлыгы белем бирү учреждениеләре 2018-2019 уку елына кабул итү буенча комиссия эшендә катнашты.
Быел кабул итүгә 36 белем бирү учреждениесе (шуларның 17 мәктәп һәм 19 балалар бакчасы)әзер. 10 августка комиссия тарафыннан 15 мәктәп һәм 15 балалар бакчасы кабул ителгән.
– Тикшергәндә аерым игътибар эвакуация юлларның hәм чыгышларның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүенә бирелде. Шулай ук янгынга каршы автоматик системасының эше, яклау чараларның торышы, электр челтәре hәм җиhазлары, су белән тәэмин итү тикшерелде, – дип хәбәр итә эчке хезмәт подполковнигы Альберт Тимерханов.
Моннан тыш, инспекторлар янгын иминлеге буенча уку йортларының җитәкчеләре hәм укытучылары белән өстәмә инструктаж үткәрделәр.
2018 елның 10 августында "Казан" гаилә Үзәгенең территориясендә "Мин күкне сайлыйм!" дигән VI авиация бәйрәме узачак. Очулар программасында кече һәм авыр стратегик авиация һава суднолары катнашачак һәм парашютчылар чыгышлары булачак
Күрсәтмә очулар Казансу елгасы акваториясы өстендә "Миллениум" күпере һәм Кремль дамбасына арасында 60 метрдан 1500 метрга кадәр биеклектә 23 hава суднолары катнашында узачак. Шулай ук 1200-1500 метр биеклектән парашютчылар сикерүләре үткәреләчәк.
Катнашучыларның һәм тамашачыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан Казансу елгасы акваториясендә сәгать 14:00дан кече суднолар инспекциясе инспекторлары һәм коткаручылар 4 мотокөймәдә кизү торуны башкарачаклар. Шулай ук “Казан” гаилә территориясендә Казан янгын сүндерү-коткару гарнизонының 6 кеше шәхси составында бер янгын автоцистернасы торачак. Барлыгы ГТХМнан 28 кеше җәлеп ителгән.
Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар кабинетының 3.07.2018 №542 Карары буенча 10 августта очышлар үткәрү вакытында 15:00 дан 23:00 кадәр Казансу елгасы акваториясында аз сыешлы судноларда чыгышлар тыела.
Авиация бәйрәмендә катнашучылар өчен концерт программасы оештырылачак. Кысаларында күңел ачу программасы узачак , байкерларның чыгышлары, балалар өчен уен мәйданчыгы, парашют җәю буенча мастр-класс оештырылачак.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.
Бу көннәрдә «Горьковец» балалар лагерында планлы янгын-тактик өйрәнүләр уздырылды.
Балалар ял итү урыннарында мондый тренировкаларны Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре белән берлектә күзәтчелек эшчәнлеге һәм кече үлчәмле суднолар буенча дәуләт инспециясының Яшел Үзән бүлегенең инспекторлары ел саен үткәрәләр. Төп максаты- шәхси составны әзерләү дәрәҗәсен арттыру, һәм шәһәр читендәге лагерьларда гадәттән тыш хәл килеп чыккан арада ашыгыч хезмәтләре белән узара эшне камилләштерү.
- Мондый чараларны үткәрергә кирәк, - дип фикерләрен уртаклаша «Горьковец» лагереның директоры Ольга Щербатенко. – Балалар лагерьлары – бу янгын куркынычы булган объектлар. Балалар да, тәрбиячеләр дә биредә янгын чыккан очракта нәрсә эшләүне төгәл белергә тиеш.
Балаларга янгын сүндерү техникасын һәм җиһазлар күрсәтү онытмаслык тамаша булды. 8 нче федераль янгынга каршы отрядның хезмәткәрләре балаларга заманча янгын сүндерүче "Камаз" ларның техник характеристикалары һәм мөмкинлекләре турында сөйләделәр, хәрби җәелдерү элементларын күрсәттеләр. Барлык теләүчеләр каска киеп янгын сүндерү автомобиле кабинасына утырып үзләрен дә янгын сүндерүче булып хис иттелэр.
- Шундый профилактик дәресләр истә кала, - ди Яшел Узән муниципаль районы кузәтчелек һәм профилактик эшләр буенча булегенең баш инспекторы Рамил Хаҗиәхмәтов. - Барлык уртак акцияләрнын төп максаты – бу балаларның күпләп ял итү урыннарында янгыннарның килеп чыгуына юл куймаска һәм балаларның уттан һәлак булуын булдырмаска.
Көн саен, 29 майдан башлап , республика районнарында һәм шәһәрләрендә су янында массакүләм ял иту урыннарында су объктларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән 150 дан артык мобиль төркемнәр патрульлык үткәрәләр . Республикада барлыгы халыкның су янында массакүләм ял итү 251 урыны исәптә.
Көену сезоны башланганнан бирле мобиль патруль төркемнәре 6537 тикшерү үткәрделәр, 24743 әңгәмә өештырдылар, 58930 кешене жәлеп иттеләр, 49262 мәгълүмати китаплар тараттылар, коену тыю турында 1178 мәгълумат урнаштырдылар. Административ җаваплылыкка 317 гражданнар тартылган .
Шуның белән бергә, судагы бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен республиканың муниципаль районнарында коену тыюны сәбәпләрен аңлатучы мәгълүмати аншлаглар куела.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарга - 1-1,5 мең сум,вазыйфатлы затларга - дүрт меңнән алып биш мең сумга кадәр; юридик затларга - кырык мең сумнан илле мең сумга кадәр штраф салына.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр.