"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды беренче сыйныф укучылары, Түбән Кама шәһәренең янгын сүндерү һәм коткару бүлекләр эшчеләренең балалары өчен бүләкләрбелән бәйрәм оештырды. Беренче сыйныф укучыларын котлау 91нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең спорт мәйданында узды.