Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр.
Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 3 янгын, күпфатирлы йортларда – 4 янгын, гаражда – 1 янгын, мунчада – 2 янгын, кулланышта булмаган бинада – 1 янгын, башка объектларда – 3 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 7 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 4 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 5 тапкыр. Профилактик эшләренә – 11 тапкыр.
27.08.2018 ел 15.13 Питрәч МР, Кулаев авылы, 847 км юлы, Мәскәү-Өфә, «Ирбис» АЗС.
АГЗСта өйрәтмәләр һәм «Газель» машинасын газ белән тутыру вакытында һава белән кушылган газ катнашмасының шартлавы барлыкка килде. Нәтиҗәдә ягулык җибәреп торучы кеше, 1964 елгы ир-ат зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны Питрәч хастаханәсенә озаттылар. Вакыйганың сәбәбе – ягулык сала торган станциядә газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96