Социаль яклау хезмәткәрләре өчен кисәтү

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Бүген Кама Тамагы районы Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бинасында социаль яклау хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. 80% тан артык янгын торак фондта була, ә иң социаль якланмаган гражданнар категориясенә ялгыз карт гражданнар, күп балалы гаиләләр, имин булмаган гражданнар, имин булмаган күп балалы гаиләләр керә. Бу гражданнар категорияләренең өйләренә ГПН хезмәткәрләре белән берлектә социаль яклау министрлыгының вәкилләре дә йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International