Русия ГТХМ урынбасары министры Андрей Гурович Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу үткәрде һәм Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ бүлекләренең эше белән танышты. Министр урынбасарын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – ТР ГТХ министры, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин озатып йөрде.