ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

8 нче янгынга каршы хезмәт отрядының хезмәткәрләре ВДПО ның Яшел Үзән бүлегенең белгечләре белән берлектә "Созвездие" балалар бакчасында янгын иминлеге тәртибе кагыйдәләре буенча чираттагы дәресне үткәрделәр. 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең башлыгы урынбасары Эдуард Мөхәммәтҗанов кечкенә тыңлаучыларга янгыннарның сәбәпләре турында сөйләде, янгын булмас нишләргә кирәк һәм өй яисә фатир барыбер янып китсә үз-үзеңне ничек тотарга икәнне аңлатты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  17 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Мактау китабына һәм тактасына төрле тормыш өлкәләренең үсешенә зур өлеш керткән яшәүчеләрнең исемләрен кертәләр. Иң яхшылар арасында Татарстан Республикасы буенча 8 нче ФПС отрядының хезмәткәрләре дә бар. Быел Мактау тактасына 53 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең каравыл башлыгы ярдәмчесе эчке хезмәт прапорщигы Алексей Русинов портреты эләкте. Ул Серго исемендәге заводның җитештерү корпусларының берсендә килеп чыккан янгынны сүндергәндә җитезлек һәм батырлык күрсәткән өчен югары бүләккә лаек булган.

Яңа уку елының беренче көнендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре белем бирү йортларының укучылары белән Белем көнен үткәрүдә катнаша һәм тормыш иминлеге чараларын үтәү буенча дәресләр үткәрәләр. Бу янгын сүндерү бүлекләрендә ачык ишекләр көннәре, профилактик әңгәмәләр, истәлекләрне тарату, янгын сүндерү техникасы һәм махсус җиһазларның масштаблы күргәзмәләре дә һәм башка күп нәрсәләр дә. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 4 тапкыр.


31
август, 2018 ел
җомга

Булачак беренче сыйныф укучылары, ТР ГТХМ Үзәк аппараты, ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе, шулай да Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләренең балалары "Исәнме, мәктәп!" бәйрәменең катнашучылары булдылар. Балаларны "Николя профессорының фәнни шоу" кызыклы бәйрәм программасы көткән. Аларга "Беренче сыйныф укучысының җыелмасын" тапшырдылар Баш идарәсенең спорт манежы, 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеген, янгын сүндерү музеен күрсәттеләр.

Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының җитәкчелеге булачак беренче сыйныф укучылары, янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре хезмәткәрләренең һәм эшчеләренең балалары өчен бәйрәм оештырды. Утыз ямьле малай һәм кыз бәйрәмгә әти-әниләре, энеләре һәм сеңелләре белән килде, ә ГТХМ хезмәткәрләре аларны куанып каршы алды. Балалар өчен бүлек буенча экскурсия оештырылды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  78 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  42 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр.

 


30
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 83 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 41 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен ГТХМ нан шәхси составдан 200 гә якын кеше һәм 30 дан артык берәмлек янгын сүндерү һәм коткару техникасы нәүбәткә басачак. Бәйрәм чараларын үткәрү урыннарының барысы да исәпкә алынган. Андыйлар 29 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында 42 ачык мәйданчык һәм Казан шәһәре ат-спорт комплексы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International