Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 83 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 41 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. 

Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 4 янгын, күпфатирлы– 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, башка биналарда – 1 янгын. 

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 2 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  7 тапкыр чыктылар. Шул исәптән янгынга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр. Профилактика эшләренә – 11 тапкыр. 

29.08.2018 ел 22.49 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы,Карамзин урамы, йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 150 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1952 елгы ир-атны коткарды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International