Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 4 тапкыр.
Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын, мунчада – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр. Профилактик эшләренә – 7 тапкыр.
02.09.2018 ел 18.30 Балык Бистәсе МР, Кама елгасы, Гремячка авылы тирәсендә.
Балык тоткан вакытта көймәдән ике ир-ат төшеп китте. Узып баручылар, 1958 елгы ир-атны ярга чыгардылар. МЧС коткаручылары, 1958 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Вакыйганың сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96