Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2018 елның 31 августы, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  78 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  42 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр.

Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 2 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –4 янгын,  мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 2 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  5  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр. Профилактик эшләренә – 11 тапкыр.

30.08.2018 ел 22.40 Яшел Үзән шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 36 нчы йорт, автостоянка.

Бер  катлы кирпеч бина янды. Мәйданы 7 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1952 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

30.08.2018 ел 14.05 Питрәч МР, ТатЦИКа исемендәге авыл, Мишә елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1990 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук

саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International