8 нче янгынга каршы хезмәт отрядының хезмәткәрләре ВДПО ның Яшел Үзән бүлегенең белгечләре белән берлектә "Созвездие" балалар бакчасында янгын иминлеге тәртибе кагыйдәләре буенча чираттагы дәресне үткәрделәр. 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең башлыгы урынбасары Эдуард Мөхәммәтҗанов кечкенә тыңлаучыларга янгыннарның сәбәпләре турында сөйләде, янгын булмас нишләргә кирәк һәм өй яисә фатир барыбер янып китсә үз-үзеңне ничек тотарга икәнне аңлатты.