17-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 144 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре32 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак билгеләнештәге биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда-7 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. 1 кеше зарар күргән.
06 сәгатьтән Татарстанда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу турында мәгълүмат алып, өйрәтүнең икенче этабы чараларын үтәүгә керештеләр. Халыкка хәбәр итү һәм мәгълүмат бирү үткәрелде. Су астында калган йортларда яшәүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктына эвакуацияләү үткәрелде. Республика башкарма хакимияте органнарына, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына һәм хезмәттәшлек итүче оешмаларга язгы ташу хәлен үстерү модельләре эшләнде һәм җиткерелде.
Бүген СССР янгынчылыгының 101 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе җитәкчелеге һәм ТР ГТХМ Ветераннар советы үзенең иң өлкән хезмәткәрләрен хөрмәтли. Бөек Ватан сугышы һәм янгын сүндерү хезмәте ветераны Михаил Ефремович Долгов аерым игътибарга лаек булды. 92 яшьлек пенсионерга кунакка Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе һәм Казан шәһәре Мәскәү районының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге вәкилләре котлаулар һәм бүләкләр белән мөрәҗәгать итте.
Бүген дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары социаль яклау бүлеге вәкилләре белән берлектә авыр тормыш хәлендә булган балалар яшәгән гаиләләрдә “кунакта” булдылар. Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин өйдәгеләргә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында искәртте.
16-нчы апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 28 янгынны сүндергән, шул исәптән торак билгеләнештәге биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда-7 янгын. Һәлак булучылар юк. 1 кеше һәлак булган.
16-18 апрель көннәрендә Россия ГТХМ җитәкчелеге астында язгы ташуларны авариясез уздырып җибәрүне тәэмин итүгә, шулай ук торак пунктларны, икътисад объектларын һәм социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклау белән бәйле мәсьәләләрне эшкәртү буенча Бөтенроссия ведомствоара команда-штаб күнегүләре үткәрелә.
Балаларның иминлеген тәэмин итүгә аларның әти-әниләре ни дәрәҗәдә җаваплы карауларына күп нәрсә бәйле. Укытучылар, тәрбиячеләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дәресләр үткәрәләр, ләкин әти-әниләр үзләре утка дөрес мөнәсәбәт формалаштыруда бик мөһим адым булып торалар.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең план утырышында хәбәр итте. Утырыш темасы: "Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләрендә, табигый янгыннарны кисәтү һәм бетерү буенча чаралар үткәрүгә РГХС территориаль системасының әзерлеге мәсьәләсе турында».
16-18 апрель көннәрендә Россия ГТХМ җитәкчелеге астында язгы ташуларны авариясез уздырып җибәрүне тәэмин итүгә, шулай ук торак пунктларны, икътисад объектларын һәм социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклау белән бәйле мәсьәләләрне эшкәртү буенча Бөтенроссия ведомствоара команда-штаб күнегүләре үткәрелә.
2019 елның 13 апрелендә 12 сәгать 10 минутта Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Чүри-Бурыш авылында торак йортта янгын чыгу турында телефон аша хәбәр килде.