14-нче апрель вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР буенча ГТХМ ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 115 тапкыр ярдәмгә чыккан. Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү - 1 тапкыр, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 2 тапкыр, ут белән саксыз эш итү – 29 тапкыр, ут төртүдән – 1 тапкыр, башка сәбәпләр – 3 тапкыр.
Узган тәүлектә ИЯС бүлекчәләре чакыру буенча 4 тапкыр ярдәмгә чыккан. ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм Россия ГТХМ ИЭКО бүлекләре - 8 тапкыр.
Үләнне яндыруда гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тартыла. РФ КоАП 20.4 статьясы нигезендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу җәза бирү күздә тотыла:
1 өлеш буенча кисәтү яки административ штраф салу рәвешендә:
гражданнарга ике меңнән өч мең сумга кадәр штраф каралган;
26 апрельдә Россиядә радиация һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетерүдә һәм корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә җәйге кием формасына күчү буенча катгый смотр узды. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе офицерлары һәм Казан гарнизонының шәхси составы Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге бинасы янында плацка тезелеп бастылар. Баш идарә башлыгының беренче урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов төзелеш смотрын үткәрде.
11-нче апрель вакыйгалары
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең янгынга каршы бүлекләре тревога буенча 98 тапкыр чыктылар.
Янгыннар сәбәпләре: электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 тапкыр, ут белән саксыз эш итү – 13 тапкыр, ут төртүдән – 1 тапкыр, башка сәбәпләр – 1 тапкыр.
ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар. Иреклк янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча - 3 тапкыр.
Янгын куркынычсызлыгы буенча «Неопалимая Купина» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсының район этабына тәкъдим ителгән эшләрнең күптөрлелеге үзенең төрлелеге, креативлыгы һәм һәр эштә иҗади карау гаҗәпләндерде. Түбән Кама районында конкурста 62 белем бирү учреждениесе катнашты, шуларның 30-балалар бакчасы, 20-мәктәп, 4 коррекцион учреждение, 8-өстәмә белем бирү объекты.
Жюри әгъзаларына призлы урын бирү авыр булды, чөнки конкурска 241 эш тәкъдим ителде. Ниһаять, тантаналы шартларда И. Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда конкурсның муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләү булды.
10-нче апрель вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан. Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 тапкыр, ут белән саксыз эш итүдән – 8 тапкыр, башка сәбәпләр аркасында – 3 тапкыр.
2 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләре бетерелде, коткарылган - 1 кеше. Ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 4 тапкыр ярдәмгә кыкты. ТР ГТХМ ЭКХ һәм ИЭКО бүлекләре - 4 тапкыр.
Колледж курсантлары җәмәгать профилактик чаралар үткәрүгә шактый еш җәлеп ителә, һәм бу гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән хезмәттәшлекнең беренче генә тәҗрибәсе түгел. Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы Роман Горбунов профилактик акциясен 302 төркем курсантлары белән берлектә үзәк проспекттан башлап җибәрде. Урамда очраган һәр кешегә балалар янгын куркынычсызлыгына кагылышлы сораулар бирделәр һәм белешмәлекләр тапшырдылар.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең психологик хезмәте белгечләре Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ашыгыч психологик ярдәм үзәге белгечләре тарафыннан «кайнар линия» ачылганда «Психолог» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (АМС) куллану буенча күнегүләрдә катнаштылар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Өйрәнүләр барышында белгечләр «Кайнар линия» телефонына шалтыратуларны кабул иттеләр, абонентлардан мәгълүмат җыю һәм мәгълүмати һәм психологик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнделәр.
9-нче апрель вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР буенча Россия ГТХМ ДЯК янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан. Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү - 2 тапкыр, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 3 тапкыр, ут белән саксыз эш итү – 6 тапкыр, ут төртүдән – 1 тапкыр, башка сәбәпләр – 2 тапкыр.