Россия янгынчылыгының 370 еллыгына багышланган чаралар алдыннан «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Урыссу интернат-мәктәбе» ДБМУдә «янгын куркынычсызлыгы атналыгы» узды. Әлеге мәгариф объектында укучылар арасыннан яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы формалаштырылган, ул «янгын куркынычсызлыгы атнасы»на старт биргән. Янгын куркынычсызлыгы буенча һәр көнне үткәрелә торган бишминуткалар кысаларында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе әгъзалары мәктәп укучыларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр, ут сүндергеч белән ничек файдаланырга кирәклеген күрсәттеләр, төрле викториналар үткәрделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре киләчәктә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә һәм алган белемнәрен практикада кулланырга киңәш итте.
21-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 235 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 67 янгынны сүндергән, шул исәптән: шәхси йортларда-2 янгын, мунчаларда – 7 янгын, күпфатирлы йортларда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын, авто – 1 янгын, башка объектларда – 48 янгын. Кызганычка каршы, 7 кеше һәлак булган.
23.33 (мск) 21.04.2019 «Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының КХИҮ Баш идарәсе»нә Авиатөзелеш районы, Пестеля ур., 107А адресы буенча шәхси торак йорт яну турында хәбәр килде. Бер катлы шәхси торак йортта пландагы 10х10 метр зурлыкта алты кешедән торган гаилә яшәгән.
Бүген, 20 апрельдә, Россия ГТХМ Ми-8 вертолеты очыш вакытында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә торган махсус медицина модульләре белән җиһазландырылган 19 апрельдә Түбән Кама промзонындагы янгында зыян күргән дүрт кешенең Казан РКХнең пешү үзәгенә санитар эвакуациясен тормышка ашырды.
Бүген ике рейс ясалды: ике пациент Чаллыдан, тагын икесе Түбән Камадан китерелде.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының үзәк аппаратының бөтен шәхси составы гомумшәһәр өмәсенә чыкты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән идарә территориясе чүп-чардан һәм былтыргы яфраклардан чистартылды һәм чисталык белән балкыды.
17 апрельдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Рoсcия ГТХМ Баш идарәсенең Түбән Кама муниципаль районы БДДХ диспетчерыннан Түбән Кама шәһәре промзоны җитештерүенең берсендә янгын чыгу очрагы турында хәбәр килде.
17 апрельдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Рoсcия ГТХМ Баш идарәсенең Түбән Кама муниципаль районы БДДХ диспетчерыннан Түбән Кама шәһәре промзоны җитештерүенең берсендә янгын чыгу очрагы турында хәбәр килде.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең план утырышында хәбәр итте. Утырыш темасы: "Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләрендә, табигый янгыннарны кисәтү һәм бетерү буенча чаралар үткәрүгә РГХС территориаль системасының әзерлеге мәсьәләсе турында».
18-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 163 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-101 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 43 янгынны сүндергән, шул исәптән: 2 янгын, мунчаларда, сауналарда – 1 янгын, күпфатирлы йортларда – 4 янгын, дачаларда – 1 янгын, автода – 1 янгын, эксплуатацияләнми торган биналарда – 1 янгын, башка объектларда – 33 янгын. 1 кеше зыян күргән. 3 кеше коткарылган.
Татарстан Республикасында язгы ташуны авариясез уздырып җибәрүне тәэмин итүгә, шулай ук торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклау белән бәйле мәсьәләләрне эшкәртү буенча Бөтенроссия ведомствоара команда-штаб өйрәнүләренең өченче этабы тәмамланды. Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм РГХС көчләре һәм чаралары Россия ГТХМ авиациясен кулланып Лаеш районында урман һәм табигый янгыннарны сүндерү буенча гамәли чаралар эшләде.