Яшел Үзән янгын саклау музее «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясендә катнашты.

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

«Музейлар төне» акциясен Россиядә унөченче тапкыр уздырылды, быел аңа ике миллионнан артык кеше кушылды. Картиналар галереяләре һәм музейлар, арт-киңлекләр һәм театрлар бирегә килүчеләр өчен махсус программалар әзерли: күргәзмәләр, концертлар, квестлар һәм мастер-класслар.

Быел Бөтенроссия акциясендә Яшел Үзән янгын саклау музее белгечләре дә катнашырга булдылар. Алар Константин Васильевның мемориаль музее вәкилләре чакыруны кабул иттеләр һәм янгын сүндерүче һөнәренә багышланган күчмә экспозицияне бергәләп җиһазландырдылар.

Быелгы музей төненең темасы “Навигатум" — һөнәрләр дөньясына сәяхәт булды. Борынгы янгын каскасы, махсус сулыш аппаратлары һәм Совет чорының авыр радиостанциясе, янгын сүндерү автомобильләренең макетлары, шулай ук янгын сүндерүчеләрнең заманча хәрби киемнәре - болар барысы да тамашачыларның иң киң даирәсендә зур кызыксыну уятты.

                                                             

Резеда Йосыпова, Татарстан Республикасы буенча 8 нче ФЯХ отряды матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International