ГТХМ хезмәткәрләре "Татарстанның чиста урманнары" акциясендә катнаштылар

2019 елның 25 мае, шимбә

Бүген Казан янгын сүндерү-коткару гарнизонының янгынчылары "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясендә катнаштылар.

ГТХМ хезмәткәрләре республика клиник хастаханәсе каршындагы урман посадкасы территориясен коры-сары һәм каты көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар.

 «Татарстанның чиста урманнары» акциясе республикада 22 апрельдә старт алды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, шулай ук 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр барачак. Тиешле боерыкны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International