Сынаулар программасына барлык төп физик сыйфатларны бәяләүгә юнәлдерелгән дисциплиналар комплексы кертелгән иде: көч (биек тартылу), тизлек (60 яки 100 метр кыска дистанцияләргә йөгерү), чыдамлык (озын дистанцияләргә йөгерү (1, 2 яки 3 километр), сыгылмалылык (гимнастика эскәмиясендә туры аяклар белән басып тору хәленнән алга авышу)).
«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» Бөтенроссия бәйрәмен бәйрәм итү кысаларында «Aшыгыч чакырулар хезмәте — 112» ДБУда коллективта һәм хезмәткәрләрнең гаиләләрендә команда рухын ныгыту һәм уңай психологик климатка ярдәм итү максатында берничә чара үткәрелде.
Кече үлчәмле суднолар белән бәйле суда һәлакәтләрнең ешаюы, шулай ук моның өчен җиһазландырылмаган урыннарда су коенганда кешеләрнең һәлак булуы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге инспекторларын гражданнарга кече үлчәмле судноларны эксплуатацияләү һәм су янында ял итү кагыйдәләренең тайпылышсыз үтәлеше турында чираттагы тапкыр искәртергә мәҗбүр итә.
Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын күзәтчелеге идарәсе органнары ветераннарының гомумроссия иҗтимагый оешмасы төбәк бүлеге советының чираттагы утырышында ветераннарның төбәк бүлегендә саклана торган Мактау Китабы турындагы нигезләмәгә ярашлы рәвештә шундый карар кабул ителде.
Теләсә нинди теория безнең алда реаль мисаллар рәвешендә килеп баскач кына чын-чынлап аңлаешлы була. Яшьләрнең янгын куркынычсызлыгы кебек мөһим темага кызыксынуын Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге җитәкчесе Әлмәрис Талипов шәхсән үзе кабызды.
Бөгелмә районында, Карабаш торак пунктында «торак»профилактик операциясе узды. Чарада 21 нче янгын сүндерү частеның профилактик составы, шулай ук Карабаш шәһәр тибындагы бистәсе администрациясе вәкилләре актив катнашты.
Мамадыш шәһәренең «Интеллект» палаткалы лагеренда ял итүче балаларның районның эзләү-коткару отряды белән танышу очрашуы узды. Коткаручылар балаларга үзләренең авыр эшләренең нечкәлекләре белән уртаклаштылар: урманда адашканнарны эзләүдән алып коткару операцияләрен үткәрүгә һәм беренче ярдәм күрсәтүгә кадәр.
Көн саен «112» номерына балигъ булмаган балалардан, шулай ук борчылган ата-аналардан мөрәҗәгатьләр килә. Психологик ярдәм бүлеге белгечләре билгеләп үткәнчә, яшүсмерләр аеруча зәгыйфь категорияләр рәтенә керә һәм шул ук вакытта ярдәм кабул итүгә карата түбән мотивация күрсәтә. Яшүсмер кризис хәлендә кискен эмоциональ киеренкелек ситуациясендә. Ә ярдәм саклау реакциясен: йомыклык, агрессия яки сөйләшүдән тулысынча баш тартуны китереп чыгара.
Алексеевск муниципаль районының матур җирендә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән актив, талантлы һәм максатчан яшьләрне берләштерүче «Сәләт» Халыкара яшьләр мәгариф форумы уза.
Түбән Кама муниципаль районының «Заря» балалар лагерында «Янгын куркынычсызлыгы көне» узды. Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Регина Шатрова, БИЯҖ инструкторы Гүзәл Әхмәтова белән берлектә, балалар белән танышу чарасы үткәрделәр.