Россия ГТХМ кече үлчәмле судноны кулланганда кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерә

2026 елның 8 июле, чәршәмбе

Кече үлчәмле суднолар белән бәйле суда һәлакәтләрнең ешаюы, шулай ук моның өчен җиһазландырылмаган урыннарда су коенганда кешеләрнең һәлак булуы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге инспекторларын гражданнарга кече үлчәмле судноларны эксплуатацияләү һәм су янында ял итү кагыйдәләренең тайпылышсыз үтәлеше турында чираттагы тапкыр искәртергә мәҗбүр итә.

2026 елның 6 июленә Татарстан Республикасы территориясендә кече суднолар белән 8 очрак теркәлгән, нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булган, тагын 8 кеше коткарылган. Ел башыннан кече судноларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуның 404 очрагы ачыкланган, махсуслаштырылган стоянкага 50 йөзү чарасы куелган. Барлыгы суда 32 очрак теркәлгән, аларда 24 кеше һәлак булган, шуларның 1 - бала, 17 кеше коткарылган, шуларның 3 - бала.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре судно йөртүчеләргә йөзүгә чыгар алдыннан судноның техник торышын һәм аның җиһазланышын тикшерергә кирәклеген искәртә. Шулай ук куркынычсыз эксплуатация өчен кирәкле барлык документларны да тикшерергә кирәк.

Су коену сезоны башланганнан бирле республикада суда 16 очрак теркәлгән, аларда 14 кеше, шул исәптән 1 бала һәлак булган. Соңгы фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә КСДИ Үзәге хезмәткәрләре акваторияләрне патрульләүне көчәйтәчәкләр. Шулай ук су янында кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда мобиль төркемнәр составында профилактик рейдларны мөмкин кадәр арттыру планлаштырыла.

Иң кызу вакыт-ял көннәре. Татарстан халкын һәм кунакларын ял вакытында да иминлекнең барыннан да өстен булуын истә тотарга чакырабыз! Ә барлык кирәкле кагыйдәләрне үтәү-суда иң яхшы һәм тыныч ял итүнең нигезе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International