4 нче апрельдә Киров өлкәсе Малмыж районы Гоньба авылында Нократ елгасы аша ябык боз кичүе буенча барганда боз астына УАЗ автомобиле төшеп киткән. ТР ГТХМ министры урынбасары боерыгы буенча водолазлар төркеме (4 кеше 2 автомобильдә) УАЗ йөк автомобилен һәм анда мөмкин булган кешеләрне чыгару буенча эшләрне үткәрер өчен җибәрелгән. Транспорт чарасында бер һәлак булган кешенең мәете табылган.
23:45 тә водолазлар мөмкин булганча тагын ике батканны эзләр өчен суга кергән. 0:15 тә су асты эшләре тәмамланды, эзләүләр бернигә дә китермәде. Һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүгә 24 кеше, 11 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 5 кеше, 2 берәмлек техника эшләтелгән.