1986 елның 26 апреле — атом-төш энергетикасы тарихын мәңгегә үзгәрткән дата. 40 ел элек бөтен ил өчен авыр сынау булган һәлакәт килеп чыкты. Чернобыль АЭСындагы авария - ул кеше хатасы һәм фидакарьлек бәясен күрсәткән дәрес. Бүген, дүрт дистә елдан соң, без ачык аңлыйбыз: ул вакыйгаларның төп нәтиҗәсе-күзгә күренми торган куркыныч юлына баскан кешеләрнең тиңдәшсез батырлыгы.
Янгын сүндерүчеләр, хәрбиләр, инженерлар, табиблар — үз гомерләрен куркыныч астына куеп, атом стихиясе һөҗүмен үз өстенә алган һәркем. Аларның күбесе безнең якташлар иде. Татарстанның 3907 кешесе, йөрәк чакыруы буенча, дөньяны радиоактив зарарланудан коткарырга китте һәм үз сәламәтлекләре бәрабәренә миллионлаган кешене саклап калды.
40 ел эчендә без Чернобыльнең төп дәресен үзләштердек: радиация һәм техносфера куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә вак-төякләр була алмый. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, башка ведомстволар белән бергәләп, мондый хәл кабатланмасын өчен барысын да эшли. Без мониторинг системасын яхшыртабыз, белгечләрне теләсә нинди шартларда эшләргә әзерлибез. Радиациядән зыян күрүчеләрне тернәкләндерү белән шөгыльләнүче төп учреждениеләрнең берсе - Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ш. С. Каратай исемендәге республика үзәге. Аның эше вакытында меңләгән чернобыльлеләр сыйфатлы медицина-психологик тернәкләндерү курсын узган.
Чернобыль турындагы истәлек - ул безнең киләчәк буыннар алдындагы бурычыбыз да. Без яшьләргә ул вакыйгалар турында дөреслекне сөйләп бирергә тиеш. Куркыныч тарих буларак түгел, ә чын батырлык турындагы хикәя һәм без яши торган дөньяның нәзбереклеген искә төшерү буларак.
Бу көнгә кадәр яшәмәгәннәргә мәңгелек истәлек! Чернобыль учагы аша үткәннәрнең барысына да нык сәламәтлек һәм озын гомер телим.
Хөрмәт белән,
Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы
И. И. Кадамов