25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

2026 елның 25 апреле, шимбә

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы һәм кунаклары!
2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда үзебезне, якыннарыбызны һәм әйләнә-тирә табигатьне саклау өчен махсус янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре гамәлдә.

Тыела:

республиканың бөтен территориясендә учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру;

мангалларда, кыздыргычларда һәм башка җайланмаларда ризык әзерләү өчен ачык уттан файдалану

хәвефлелекнең 1-3 классындагы пиротехник эшләнмәләрне куллану

ачык уттан файдалану һәм янгын куркынычы булган эшләр башкару

янгын яки төтен чыккан очракта кичекмәстән 101 яки 112 телефоны буенча хәбәр итәргә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International