Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Орлов Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методика үзәге директоры Фердинант Тимурхановка министрлыкларның Мактау грамотасын тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының аппарат киңәшмәсендә узды.
Андрей Орлов Фердинант Тимурхановны 70 яшьлек юбилее белән котлады, аның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклану эшенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Аның биографиясе хәрби эш һәм куркынычсызлык тәэмин итү белән тыгыз бәйләнгән. Фердинант Мәҗит улы 1956 елның 18 апрелендә Арча районының Күңгәр авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1980 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң Казан аэропортында инженер вазифасыннан башлый. 1981 елдан СССР һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә командалы вазыйфаларда хезмәт итә. 1987 елда Ф.Э. Дзержинский исемендәге Хәрби академияне тәмамлый.
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы системасында-1996 елның октябреннән Бөгелмә шәһәренең гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре буенча штаб башлыгы вазифасында хәрби хезмәт үтә, анда үзен Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү өлкәсендә белемле белгеч, тәҗрибәле җитәкче һәм оештыручы итеп күрсәтә.
Хөрмәтле Фердинант Мәҗитович!
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм күңел күтәренкелеге телибез! Һәр яңа көн узган еллардан канәгатьлек һәм шатлык китерсен, ә сезнең хыялларыгыз һәм планнарыгыз җиңел һәм уңышлы тормышка ашсын.
Тормышыгызда һәрвакыт ышанычлы дуслар, якыннарыгызның ярдәме һәм күңелдә гармония булсын. Сезгә иминлек, бәхет һәм шатлыклы вакыйгалар һәм күңелле мизгелләр белән тулы озын гомер телибез.
Хөрмәт һәм изге теләкләр белән, Министрлык коллективы.