Түбән Кама янгын сүндерүчеләре кросста көч сынашты

2021 елның 24 сентябре, җомга

«Дуслык» спорт комплексы стадионында Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләренең традицион көзге кроссы узды. 1 километрга йөгерүдә отрядның 14 янгын сүндерү һәм коткару частеннән вәкилләр катнашты. Үз бүлекчәләренең спорт данын якларга биш йөгереш стартына янгын сүндерүчеләр, машина йөртүчеләр, янгыннарны профилактикалау инженерлары, шулай ук бүлек башлыклары һәм урынбасарлары чыкты.

Ярышларның йомгаклау зачетында команданың барлык биш әгъзасының нәтиҗәләре исәпкә алынды. Барлык узышлар суммасы буенча беренче урынны ЯКБ-44 командасы яулады. Призерлар өчлегенә шулай ук ЯКБ-29 һәм ЯКБ-90 вәкилләре керде, алар 2 һәм 3 урыннарны яуладылар. Дистанцияне узу өчен иң яхшы вакытны ЯКБ-44 бүлеге командиры Сергей Романов күрсәтте-3.09 минут.

 - Янгын сүндерү эше яхшы физик форма таләп итә, һәм без хезмәткәрләрне спорт белән әзерләүгә зур игътибар бирәбез. Чөнки көч һәм чыдамлык-янгын вакытында хәрби эш башкарганда кирәкле сыйфатлар, - дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары Рафис Зыятдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International