Янгынга каршы режимны тәэмин итүне контрольдә тоту кысаларында спорт объектларында көн саен БДБ илләренең I уеннары куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән оештыру һәм гамәли чаралар комплексы үткәрелә. Янгыннарны сүндерү һәм авария-коткару эшләрен үткәрү, объектларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, бүлекчәләрнең шәхси составын формалаштыру һәм камилләштерү, шулай ук объектларның, тышкы һәм эчке янгынга каршы су белән тәэмин итү урыннарының, янгын һәм авария-коткару техникасын урнаштыру урыннарының оператив-тактик характеристикасын өйрәнү максатыннан шәхси состав белән даими рәвештә дәресләр үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, 1 нче сентябрьдән башлап 11 нче сентябрьгә кадәр Казанда уза торган Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең I уеннары белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе көчләре һәм чаралары көчәйтелгән эш режимына күчерелде.