Кукмара районының Югары Шун авылында янгын чыкты.13 июльдә 101 телефоны буенча Чапаев урамындагы бүрәнә торак йорт һәм сарай януы турында хәбәр килде.
03 сәгать 47 минутта янгын урынына Түбән Өскебаш авылының «Таң» ирекле янгын сүндерүчеләре килде. Беренче янгын бүлекләре килүгә торак йорт тулысынча яна иде.
Янгынның гомуми мәйданы 208 кв. метр тәшкил итте.
Сәбәбе-электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
Автоном янгын хәбәрчеләре үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде.