2017 елның 16 июнендә 2.45 тә дары заводы территориясендә яну турында хәбәр килгән. Янгын мәйданы 300 кв. м. Беренче янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре килүгә завод территориясендә аерым тора торган биналарның берсендә яну булган. Казн торучыларына янау юк. 4.00 дә 400 кв. м мәйданында янган локальләштерелгән, 4.22 дә – ачык яну бетерлгән. Зыян күрүче һәм үлүче юк.
Профессионаллар һәм иреклеләр һәрвакыт кулга кул тотынышып эшләгән, бер берсенә ярдәм иткән. Сафларыбызга янгыннар белән көрәшүгә көчләрен һәм тәҗрибәсен кертергә әзер булган актив тормыш карашлы кыю кешеләр көн саен кергәнне белергә куанам. Чыннан-чын Ватан патриотларын берләштерә торган хәрәкәтне алга таба үстерер өчен бердәм көчләр белән без барлык шартлар кора алырбыз дип ышанам.
Бүген Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының Олы Тархан авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжының 3 нче курс студентлары өчен ачык ишекләр көнен үткәргәннәр. Экскурсия янгын сүндерү техникасын һәм коралларын караудан башланган. Янгын сүндерүчеләр балаларга катнаш кул гидравлик корал белән эш итүне күрсәткәннәр.
“РСФСР да кече көймәләр куллануны тәртипкә салу буенча чаралар турында” 1984 ел 15 июнь № 259 РСФСР Министрлар Советы карары белән Кече көймәләр дәүләт инспекциясе корылган. Бүген Татарстанда 100 гә якын ГИМС хезмәткәре хезмәт итә. Аларның төп максаты иң беренче – су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 0 янгын очрагы теркәлгән. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 3 тапкыр чыктылар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 4 янгын.
Түбән Новгород өлкәсендә үткән эзләү-коткару кинология расчетларының региональ ярышлары Русия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отрядының Казан һәм Яр Чаллы филиалларының җыелма төркемнәре гомуми нәтиҗәдә җиңүе белән тәмамланган. Ярышларда 49 кинология расчетлары катнашкан.
Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы белән 2017 елның 25 апреленнән 25 июненә кадәр һәм икенче этап 15 сентябреннән 15 ноябренә кадәр игълан ителгән “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе чикләрендә 8 нче отрядның хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәренең үзәгендә урман паркы зонасын актив рәвештә чүп-чардан чистартканнар. Акциядә шул көндә хезмәт итмәгә отрядның 50 кешесе катнашкан.
Кадерле гражданнар! 14 июньдә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән көтелә:
- 15-20 м/с, көндез урыны белән 23 м/с (Казанда 15-20 м/с) кадәр исүләр белән көчле көньяк җил;
- көчле яңгыр, яшенле яңгырлар, урыны белән боз явымы.
Яр Чаллыда шәһәр “Орган залы” янында ачык мәйданда Татарстан Республикасы буенча дәүләт янгынга каршы хезмәтнең федераль янгынга каршы хезмәтнең килешү бүлекләре арасында көчләрне һәм чараларны җәелдерү буенча республика ярышларының ахыргы этабы үтте. Иң яхшы исеменә республиканың дүрт килешү отрядларының сигез бүлеге ярышкан. Ярышларның тантаналы ачылуында янгын сүндерүне оештыру һәм авария-коткару эшләрен үткәрү идарәсенең башлыгы эчке хезмәт полковнигы Константин Чанышев, Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитетының җитәкчесе һәм шәһәрнең башка хөрмәтле кунаклары һәм яшәүчеләре катнашкан.