Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 4 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү аркасында – 2 янгын, ут эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, транспорт чараны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 2 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.  

14.06.2017 ел 00.54 Казан шәһәре, снт «Рассвет», 5 аллей, участок.

Бер катлы бүрәнәле бакча йортында һәм бер катлы агач бакча йортында ут чыкты. Мәйданы 54 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1957 елгы ир-ат мәетен таптылар. 1985 елгы ир-ат зыян күрде. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

13.06.2017 ел  14.17  Түбән Кама МР, Кызыл Ачкыч авылы тирәсендә, Кама елгасы.

Узып баручылар судан, 1985 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International