Бүген Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының Олы Тархан авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжының 3 нче курс студентлары өчен ачык ишекләр көнен үткәргәннәр. Экскурсия янгын сүндерү техникасын һәм коралларын караудан башланган. Янгын сүндерүчеләр балаларга катнаш кул гидравлик корал белән эш итүне күрсәткәннәр.