Русия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков Бөтенрусия ирекле янгын сүндерү җәмгыятен 125 еллыгы белән тәбрикләде

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

“Профессионаллар һәм иреклеләр һәрвакыт кулга кул тотынышып эшләгән, бер берсенә ярдәм иткән. Сафларыбызга янгыннар белән көрәшүгә көчләрен һәм тәҗрибәсен кертергә әзер булган актив тормыш карашлы кыю кешеләр көн саен кергәнне белергә куанам. Чыннан-чын Ватан патриотларын берләштерә торган хәрәкәтне алга таба үстерер өчен бердәм көчләр белән без барлык шартлар кора алырбыз дип ышанам.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезнең фидакарьләрчә миссия, дәрт, эшкә тугры булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт.

Русиялеләрнең янгын иминлеге бәхете өчен ВДПО төркеменә профессиональ эшендә уңышлар телим.

Сезгә, сезнең гаиләләрегезгә шатлык, җылылык һәм муллык телим.”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International