Бүген Зәй районында юл-транспорт һәлакәтендә үлгәннәрнең туганнары 14 корбанның калдыкларын тану процедурасын үткәрер өчен Төш медицина үзәгенә килгәннәр. ГТХМ, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының психологик хезмәтенең 10 белгече аларга ашыгыч психологик ярдәм күрсәтә. Туганнарга психологик ярдәм күрсәтер өчен барлыгы 17 психолог эшләтелгән.
2017 елның 2 июлендә уңайсыз метеорологик күренешләр (18 м/с кадәр җил күтәрелү) нәтиҗәсе буларак Питрәч муницпаль районы Тогашево авылында түбәләр ватылган. 11 төзелеш зыян күргән.
Төрле министрлыкларның һәм идарәчелекләрнең (Русия ГТХМ бүлекләре, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Республика муниципаль берәмлекләренең администрацияләрезыян күрүче һәм һәлак булганнарның туганнарын урнаштыру урыннарын билгеләгән. 2017 елның 3 нче июлендә сәгать иртәнге 7 гә 25 кеше килгән. Казан шәһәренә 13 кеше килүе көтелә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын.
2017 елның 2 июлендә 0.40 та Зәй шәһәреннән 9 нчы километрында “МАН” йөк машинасын каты тоташтырма белән тартып барган “Камаз” йөкле машинасы “Неоплан” пассажирлар автобусы катнашуы белән юл-транспорт һәләкәте турында хәбәр килгән. Автобус юлда янына ауган һәм янып киткән. Ул “Самара – Ижау” рейс маршруты буенча барган. Һәлакәт урынына Зәй янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының көчләре, шулай да барлык ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Чамалана торган мәгълүмат буенча зыян күрүчеләр һәм, кызганычка каршы, үлүчеләр бар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең мәгълүматы буенча көтелә: 2017 елның 1 июлендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә яшенле яңгырлар, көчле һәм койма яңгырлар, 15-20 м/с кадәр исеп китүләр белән көчле җил, урыны белән 25 м/с кадәр, аерым районнарда боз явымы.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Республика янгын сүндерүчеләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына ия булган урман хуҗалыгы өлешләренең күбесен һәм күп кешеләр ял иткән урман паркы зоналарын каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сарыдан һәм чыбык-чабыктан чистартканнар да, урманчыларга төрле агач төрләренең яшь үсентеләрен утыртырга булышкан да. Табигать саклау акциясендә янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең 586 хезмәткәре (эшчесе) катнашкан. Аларның көчләре белән 359 кубометр каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм чыбык-чабык чистартылган.
Иске янгын сүндерү обозы, узган гасыргы сугышка кадәрге автомобилләр, совет вакытының янгын сүндерү машиналары... – соңгы вакытта Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару музеенда барлыгы алты техника үрнәге тора. Бу көннәрдә экспозиция АЛ-30(131) ПМ-506 автобаскычы белән тутырылган. Әйшә гомумбелем мәктәбенең укучылар яңа экспонатны беренче булып күргәннәр.