Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 5 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 0 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча   10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 4 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.  

02.07.2017 ел 08.00-20.20 Спас МР, Измери торак пункты тирәсендә, Идел елгасы.

Коткаручылар билгесез югалган, 1970 елгы балыкчыны эзлиләр. Әлеге балыкчы беренче июль көнне балык тотарга бара һәм югала. Эзләү эшләре дәвам итә.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International