2017 елның 2 июлендә 0.40 та Зәй шәһәреннән 9 нчы километрында “МАН” йөк машинасын каты тоташтырма белән тартып барган “Камаз” йөкле машинасы “Неоплан” пассажирлар автобусы катнашуы белән юл-транспорт һәләкәте турында хәбәр килгән. Автобус юлда янына ауган һәм янып киткән. Ул “Самара – Ижау” рейс маршруты буенча барган. Һәлакәт урынына Зәй янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының көчләре, шулай да барлык ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Чамалана торган мәгълүмат буенча зыян күрүчеләр һәм, кызганычка каршы, үлүчеләр бар.