ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2017 ел
җомга

Озак яңгырлар нәтиҗәсе буларак, Зөя аша ике түбән су автомобиль күпере су басу зонасына эләккән. Күперләр буенча хәрәкәт ябык. Әйләнеп үтә торган юллар бар. Шулай да күперләрдә юл хезмәтенең һәм 1 нче зональ эзләү-коткару отрядының кизү торуы оештырылган. 1 нче отряд коткаручылары көймә белән аркылы чыгуны оештырган.

2017 елның 8 июлендә Казансу елгасында Кремль яр буе янында III нче Бөтенрусия пляж уеннарының су этабы үткәрелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына туры китереп, 8 июльдә 8.00 дән 20.00 гә кадәр Казансу елгасының өлешендә Ленин дамбасыннан алып Чуйков һәм Гаврилов урамнары чатына кадәр кече судноларны, шулай да җилкәнле, күңел ачу, спорт судноларын куллану тыела.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 6 июлендә 8.00 дә 10 муниципаль берәмлек территориясендә (Буа, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Аксубай, Чистай, Чирмешән, Норлат, Лениногорск, Әлмәт районнары) 103 торак пунктта электр белән тәэмин итү туктау турында хәбәр килгән.

2017 елның 6 нчы июлендә 8.00 дә уңайсыз метеорологик күренешләр нәтиҗәсе буларак, Иске Алпар авылында мәдәният йортының түбәсе өлешчә ватылу турында хәбәр килгән. Вакыйга урынына Әлки янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме, Әлки районы администрациясенең комиссиясе, Әлки районының торак-коммуналь хуҗалык бригадасы юнәлгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 10 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Кадерле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматы буенча Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә:

112 ашыгыч чакырулар хезмәтенең җитәкчелеге иреклеләрне рәхмәт белдерү хатлары белән бүләкләгән. Алар Конфедерацияләр Кубогының матчларын үткәрү вакытында квалификацияле лингвистик ярдәм күрсәткән. Нинди дә булса вакытта чит ил гражданнардан биш телдә хәбәр кабул итә алалар – инглиз, француз, кытай, немец һәм испан. Һәрхәлдә чит ил кешеләрдән чакырулар кабул ителгән. Нигездә алар белешмә мәгълүмат белән кызыксынган иде, шулай да медицина ярдәменә мөрәҗәгатьләр булган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше зыян күрде.


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International