Республика янгын сүндерүчеләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына ия булган урман хуҗалыгы өлешләренең күбесен һәм күп кешеләр ял иткән урман паркы зоналарын каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сарыдан һәм чыбык-чабыктан чистартканнар да, урманчыларга төрле агач төрләренең яшь үсентеләрен утыртырга булышкан да. Табигать саклау акциясендә янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең 586 хезмәткәре (эшчесе) катнашкан. Аларның көчләре белән 359 кубометр каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм чыбык-чабык чистартылган.