Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 14, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 2 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2. 1 кеше яраланган.
22 ноябрьдә 03.11 дә Татарстанның Питрәч районы Көек авылы янында "Светлый" торак комплексыннан шалтырату булды. 38 атналык йөк срогы белән утыз ике яшьлек хатын-кыз бала табу турында хәбәр итте. Бала табуны 112 операторы җитәкчелегендә балалы хатынның ире кабул итә. Бала 03.16 да дөньяга туды. Барлык кирәкле эшләрне ире бик яхшы үткәрде.
Ике сезон арасында республика сулыкларында боз кату чорында коткаручыларның эшләре арта. Алар төрле һәлакәтләрне бетерүгә дә чыгалар, халык белән зур профилактик эш тә алып баралар. Коткаручылар бозда балык тотарга яратучылар турында да онытмый. Ә балалар куркынычсызлыгы – аерым игътибар зонасында. Көн саен ГТХМ хезмәткәрләре балалар һәм мәктәп укучылары белән бозда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча дәресләр үткәрә.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 22, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 1, мунчалар – 1. 2 кеше үлгән.
Бүген профилактик дәресләрдә Казанның Киров районындагы 137 нче урта мәктәп укучылары катнашты, алар ГТХМ хезмәткәрләре һәм ОСВОД коткаручыларыннан бозда куркынычсызлык тәртибе буенча төпле киңәшләрен игътибар белән тыңладылар һәм истә калдырдылар, шулай ук суда коткару чараларын куллану белән таныштылар. Мондый дәресләрне ОСВОД коткаручылары ГИМС инспекторлары белән берлектә Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының уку йортларында даими рәвештә үткәрәләр.
2018 елның ноябрендә профилактик төркемнәр социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрнең яшәү урыннарына бардылар. Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактика эше бүлегенең инспекторы Айрат Илалов күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый үтәү, барыннан да мөһимрәк, электр приборларын урнаштыру һәм эшләтү вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен искә төшерде.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 14, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, вагончыклар – 1, бакча йортлары – 1, мунчалар – 1, башка объектлар – 1. 1 кеше үлгән, 3 кеше яраланган, 1 кеше коткарылган.
Куркынычсызлык культурасы елы кысаларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү буенча профилактик эш балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә юнәлдерелгән. Бүген Питрәч муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактика эше бүлегенең өлкән инспекторы Роман Пушков "Каенкай" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары алдында гомуми җыелышта чыгыш ясады.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 18, янусыз кыска ялганыш аркасында – 0, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 15. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралытлар – 2, бакча йортлары – 1. 1 кеше үлгән.
Бу хакта 19 ноябрьдә министр Евгений Зиничев җитәкчелегендә РФ Президенты карамагындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова катнашында узган тематик селектор киңәшмәсендә сүз барды. Салкыннар башлану һәм җылыту сезоны башлануга бәйле рәвештә янгын нәтиҗәсендә балалар һәлак булу очраклары күбәйгән көчләрне берләштерү өчен сәбәп булды. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә бөтенрусия киңәшмәсе барышын баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, шулай ук Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина күзәтте.