Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр.
Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 4 янгын, мунчада – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр. Профилактик эшләренә – 9 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96