Кыш Бабай янгын куркынычсызлыгы өчен

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Яшел Үзән районы янгын-коткару гарнизонында Татарстан гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы вәкилләре ярдәме белән иганәчелек акциясе узды. 8нче федераль янгынга каршы отряды Кыш Бабай белән, инде музейда тора торган ГАЗ-55 янгын сүндеру машинасында район буенча профилактик “сәфәр” ясады.

Иң беренче Кыш Бабай экипажы ятимнәр йортын карады.  Балалар өчен кызыклы гыйбрәтле чара узды, бүзәкләр таратылды. Шулай ук гарнизон хезмәткәрләре күп балалы гаиләләре дә игътибарсыз калмады.

Кыш Бабай һәм Кар Кызы күңелле бәйрәмәр теләделәр, һәм иң мөһиме, каникуллар яхшы үтсен өчен – янгын куркынычсызлыгын истә тотырга куштылар.

 

Ризидә Юсупова, Татарстан Республикасы Федераль янгынга каршы хезмәтчелеге 8нче отряды пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International