Гимзия укучылары өчен янгын куркынычсызлыгы дәресе

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре шәһәрнең 3нче гимназиясе укучылары өчен куркынычсызлык дәресе оештырдылар.

Башта балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Аларга янгын сәбәпләре турында сөйләделәр, янгын килеп чыкмасын һәм фатирда ут чыкса, үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар.  Дәрес барышында укучыларга видеороликлар күрсәттеләр.

Кышкы каникуллардан соң 8 отряд хезмәткәрләрен икенче дәрескә чакырырга планлаштыралар, анда чыгарылыш сыйныф укучылары янгын сүндерүче-коткаручылар хезмәте, шулай ук бу кирәкле һәм бик мөһим һөнәрне өйрәтә торган уку йортлары турында тулырак белә алачаклар.

 

Ризидә Юсупова, Татарстан Республикасы Федераль янгынга каршы хезмәте 8нче отряды пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International