ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Җылы көннәр башлану белән ел саен республикада янгын чыгу очраклары ешая, аларның төп сәбәбе булып ут белән саксыз эш итү, шул исәптән коры үлән һәм чүп-чар янганда да.

Коры үлән, табигый янгыннарны булдырмау, чүп-чар яну максаты белән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре профилактик эш алып баралар.

Һәр кешегә экспресс-мәгълүмат һәм белешмәлек тапшырылды, алар шулай ук мәгълүмат стендларында урнаштырылган иде. Үткәрелгән чара барышында 79 кеше катнашты.

Янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын һәм травматизмын кисәтү максатларында федераль дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлык составы тарафыннан «Торак-2019» операциясе кысаларында халык белән профилактик эш дәвам итә.

6-нчы май вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 85 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 17 янгынны сүндергән.

ИЯХ бүлекләре эше 4 тапкыр җәлеп ителде.

ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм Россия ГТХМ ИЭКО дежур бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар.


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 30 апрелендә Федераль янгынга каршы хезмәтнең икенче отряды Отряд оешуга 65 ел һәм Россия янгынчылыгына 370 ел тулуны билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларга тиңләштерелгән затларның 108 йортында Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Татарстан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 336 автоном төтен янгын белдергечләре урнаштырылды.

5-нче май вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 128 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 31 янгынны сүндергән, шул исәптән: ишегалды корылмаларында – 1 янгын, шәхси йортларда – 3 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, авто – 1 янгын, башка объектларда – 25 янгын.


4
май, 2019 ел
шимбә

Профилактик рейд белән Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары полиция һәм муниципалитет вәкилләре белән бергә бүген Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе территориясендә урнашкан «Обсерватория» коммерцияле булмаган бакчачылык җәмгыятенә килделәр. Рейдка кадәр Октябрь авыл җирлеге территориясендә урнашкан бакчачылык җәмгыятьләре рәисләре белән җыелыш үткәрелде. Яшел Үзән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән дознователе Олег Костин чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы территориясендә янгыннар һәм кешеләрнең һәлак булуы турында сөйләде.

14.31 сәгатьтә хәбәр килде. 29/10. Автозавод проспекты, 13. Тугызынчы катта фатир һәм тугызынчы, унынчы һәм унберенче катларда өч балкон янды. Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны бүлекләре 1 БИС чакыру номеры буенча эшләделәр, янгын сүндерүчеләр биш кешене коткардылар.


2
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ГТХМ һәм полиция хезмәткәрләре Казанның Идел буе районына профилактик рейд белән чыктылар, анда зур урман – парк зонасы - «Дубрава» экопаркы урнашкан. Бу казанлыларның иң яраткан ял итү урыннарының берсе.

Урман янгыннары куркынычы янаган Татарстан Республикасы торак пунктлары исемлеге:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International