Татарстан Республикасы экспозицияне тәкъдим итеп салон эшендә катнашты, анда «Aкыллы шәһәр - имин шәһәр» тематикасы буенча, халыкка хәбәр итү «112 системасы» эшчәнлеге, 2019 елда Казанда «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә инновацион карарлар тәкъдим ителде.
Салонның эш нәтиҗәләре буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе «комплекслы иминлекне тәэмин итү өлкәсендә иң яхшы инновацион карарлар өчен сыйфат һәм иминлек гарантиясе» медале белән бүләкләнде, ә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Комплекслы иминлек – 2019» халыкара салонында катнашучы дипломы белән бүләкләнде.