Республикада янгын куркынычсызлыгы һәм су объектларында кешеләр иминлеге хәле

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

5 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Хөкүмәт сәгате кысаларында 2018 һәм 2019 елларда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Ирек Кадамов чыгыш ясады. Депутатлар янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү эше турында мәгълүмат белән таныштылар.

Татарстанда барлыгы 24 меңнән артык кеше һәм 6 мең берәмлек автомобиль һәм махсус техника күләмендә гадәттән тыш хәлләрне һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү өчен көчләр һәм чаралар группировкасы оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International