"Сабантуй” бәйрәменең иминлеген тәэмин итү кысаларында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ бәйрәм чараларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оештыру һәм профилактик чаралар комплексы эшләнде һәм тормышка ашырыла.
Бәйрәм чаралары вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 51 күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәре, федераль янгынга каршы хезмәтнең 222 хезмәткәре, «Татарстан Республикасы Янгын саклау ГКУ 74 хезмәткәре, 203 ирекле янгын сагы әгъзасы һәм 18 авария - коткару формированиесе хезмәткәре кизү торды.