ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Куркынычсызлык мәктәбе» ярышларының республика этабы лагеренда эзләү-коткару эшләре көне. Риваять буенча, балалар урнашкан урыннан ерак түгел авария-химик агулы матдәләр ташыган котельныйда шартлау булган.

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә медикларның, коткаручыларның һәм янгынчыларның ведомствоара тактик-махсус өйрәнүләре узды. Өйрәнүләр планы буенча «С» блогында сварка эшләрен башкарганда кислород баллоны шартлады, шуның нәтиҗәсендә конструкцияләр өлешчә җимерелде һәм кайбер элементлар яна башлады.  Бу вакытта бинада 1000 кеше урнашкан иде. Тамашачылар арасында паника һәм этешү барлыкка килде.

15-нче май вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 18 янгынны сүндергән, шул исәптән: бакча йортларында-3 янгын, каралтыда – 2 янгын, мунчаларда һәм сауналарда – 1 янгын, туклану предприятиеләрендә – 1 янгын, авто – 5 янгын, башка объектларда – 6 янгын.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген «куркынычсызлык мәктәбе» республика ярышлары кысаларында яшь коткаручылар палаткалы шәһәрчектән «исән калу маршруты» буенча старт алды. Командалар стартка чыкканда чират кичәге «каршылыклар полосасы» дистанциясе узган көн нәтиҗәләре буенча билгеләнде.

Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең, Зәй шәһәренең Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте һәм «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренең уртак эшендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә шәһәрнең өлкән кешеләре интрукцияләнде.

14-нче май вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 90 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 20 янгынны сүндергән.

Бүген Чирмешән районы мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы культурасын күтәрүгә багышланган дәресләр узды. Шул максат белән Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы Андрей Фомин берничә мәктәптә булды.


14
май, 2019 ел
сишәмбе

«Байтик» балалар лагере янында Казансу елгасы янындагы аланда палаткалы лагерь ачылды. Икенче ел Биектау районының матур урынына бөтен республикадан «Куркынычсызлык мәктәбе» хәрәкәтенең иң көчле командалары җыела. Ярышларда Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Спас, Биектау, Алексеевск һәм башка муниципаль районнар мәктәп укучылары катнаша. Барлыгы 11 команда.

13-нче май вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 93 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 31 янгынны сүндергән.

ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү һәм авария-коткару эшләренә чыгу – -4 тапкыр.

ИЯХ бүлекләре эше 5 тапкыр җәлеп ителде.

ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм Россия ГТХМ ИЭКО дежур бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Әлмәт шәһәренең «Заря» яшүсмерләр клубында «хаталар уты кичерми» дигән профилактик чара узды. Чараны оештыручылар-клуб педагоглары, ә жюри сыйфатында професионаллар - Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Равил Хөсәенов, Әлмәт шәһәренең эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев, Әлмәт шәһәренең коткару постының фельдшеры Мария Силина, «ВДПО» Әлмәт бүлеге рәисенең беренче урынбасары Гөлиза Хәсәнова чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International