Федераль янгынга каршы хезмәт отрядлары физик культура коллективларының алты җыелма командасы ике көн Казанның «Тасма» стадионының спорт сукмакларында янгын-гамәли спорт буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты кысаларында «Динамо» 2нче район Советы спартакиадасы исәбенә көч сынашты. Ярышларның программасы өч төр ярышны үз эченә алды: штурм баскычы буенча уку башнясының тәрәзәсенә менү, каршылыклар аша йөз метр юл үтү һәм 100 метрлы 4 янгын эстафетасы.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Татарстанның атказанган спортчыларына Россия ГТХМ ведомство медальләрен тапшырды.
Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча җиңүче кубогын Түбән Кама шәһәренең 1 нче номерлы физик культура коллективы командасы яулады. Мактау пьедесталының икенче баскычына Әлмәт спортчылары күтәрелде һәм өченче урынны № 7 Казан физик культура коллективы яулады.